ТАТ РУС ENG

“Безнең йөрәкләрдә син, Тукай”


2011 елның апрель аенда Татарстанның Саба районы Ике Басу Арташ авылы Мәдәният йортында Габдулла Тукайның 125 еллыгына  багышланган “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби музыкаль
кичә уздырылды. Кичәне китапханәче Фаттахова Сәрия һәм тәрбияче Гаянова
Райхана алып бардылар. Бу кичә “Күбәләк” ясле-бакчасының нәниләр
чыгышын, Ике Басу Арташ башлангыч сыйныф укучылары, һәм өлкән сыйныф
укучыларының чыгышлары белән аралашып алып барылды. “Күбәләк”
ясле-бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары Райхан Гаянова
белән  “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп куйдылар,  күп
кенә шигырь һәм җырлар өйрәнгәннәр. Башлангыч сыйныф укучылары да
шагыйрьнең иҗатына киң тукталдылар, шигырьләрне сәнгатьле башкарулары
белән истә калдылар. Соңыннан өлкән сыйныф укучылары үзләренең
белемнәрен “Могҗизалар кыры” уенында катнашып тамашачыга җиткерделәр.
Уен 3 турдан торды, таблода шагыйрьнең “Татар кызларына”, “Дошманнар”
һәм “Кышкы кич” шигырьләренең исемнәре, “Тукай” маршын кем язганы,
Г.Тукай укыган Уральскийдагы мәдрәсә исеме яшеренгән иде.

1 турда Фаляхова Ландыш,
Мухаметзянов Ильяс, Загидуллин Ильназ; 2 турда Газизов Фәнил, Гаянова
Сөмбел, Салихов Рүзәл; 3 турда: Мухаметзянов Сәйдәш, Залалетдинов Дилүс,
Сабриев Рүзәлләр катнашып, финалга Загидуллин Ильназ,  Газизов Фәнил, Залялетдинов Дилүс чыктылар, супер уенда Загидуллин Ильназ җиңүче дип табылды.

 

 

saby.tatar.ru


Комментарий язарга


*