ТАТ РУС ENG

Тукай юбилеена багышлап


2011 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Югары Симет авылында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның
тууына 125 тулу уңаеннан “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” дип исемләнгән
шигырь бәйрәме үткәрелде. Китапханә мөдире тамашачыларны шагыйрьнең
тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Тукайга багышланган бай эчтәлекле
“Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып” дип аталган күргәзмә
куелып укучыларга тәкъдим ителде.
Мәдәният йорты каршында көн дәвамында укучылар башкаруында Тукай
шигырьләре, Тукай әсәрләре укылды. “Тукай шигырьләрен иң матур
башкаручы” бәйгесе оештырылды. Иң матур шигырь сөйләүчеләр булып
Загриева Нәркиз, Саубанова Таңсылу, Гарифуллин Рәмисләр билгеләнде.
Залда “Тукай әсәрләре — балалар иҗатында” дип исемләнгән балалар ясаган
рәсемнәрдән рәсем күргәзмәсе куелды. Иң матур рәсем ясаучылар булып
Загриев Фоат, Гарифуллин Рәмис, Загриева Нәркиз, Муллагалиева Ләйләләр
билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар, мактау хатлары, истәлекле бүләкләр
тапшырылды.
Көн дәвамында урамда Тукай шигырьләренә язылган халкыбыз яратып башкара
торган “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Туган тел” һәм башка җырлар яңгырады.

saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*