ТАТ РУС ENG

“Тукай иленә сәяхәт”


2011 елның 26 апрель көнендә Татарстанның Саба районы Каз – Бигәнәй авылы китапханәсе һәм Мәдәният йорты
тарафыннан «Тукай иленә сәяхәт” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
Сәхнәгә сөекле шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган рәсемнәр
һәм китаплар күргәзмәсе куелды. Әдәби – музыкаль кичә Г.Тукайның киң
танылган, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән «Туган тел” җыры белән башланып
китте. Кичәдә катнашучы балалар шагыйрьнең эш сөяргә, зурларны ихтирам
итәргә, итагатьле – шәфкатьле булырга, хөрмәтле вә гыйззәтле телебезне
сөеп яшәргә өндәгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре Тукайга
багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Кичәнең икенче өлешендә язучы Гәрәй
Рәхимнең «Кәҗә белән сарык” (Г.Тукай әкияте буенча) пьесасы сәхнәләштерелде.
Әдәби–музыкаль кичәдә 26 бала катнашты.

sababiblioteka.my1.ru


Комментарий язарга


*