ТАТ РУС ENG

«Туган халкың йөрәгенең ярасы син…»

 


2011 елның 26 апрель көнендә Татарстанның Саба районы Сатыш авылы китапханәсе тарафыннан Г. Тукайның тууына 125 ел уңаеннан «Туган халкың
йөрәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син» дип исемләнгән
әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авылның Мәдәният йортында «Тукай — әдәбиятыбыз
йолдызы «дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә ике бүлектән тора:
«Тукайның сихерле дөньясы» һәм » Тукайның шигъри илендә». Зал бәйрәмчә
бизәлде. Кичәдә Сатыш «Кояшкай » балалар бакчасы балалары, Сатыш урта
мәктәбе укучылары катнашты. Балалар бик күп Тукай шигырьләрен сөйләделәр,
җырларын җырладылар. Кичә «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән
тәмамланды. Иң актив катаншкан укучыларга, алып баручыларга мактау
грамоталары, бүләкләр тапшырылды.










 sababiblioteka.my1.ru


Комментарий язарга


*