ТАТ РУС ENG

“Тукай кайта безгә һәр язда”


2011 елның 26 мартында Татарстанның Саба районы Югары Шытсу авыл китапханәсендә “Тукай кайта безгә һәр язда”
дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Бу уңайдан китапханәдә
оештырылган “Мең, мең рәхмәт сиңа Тукаебыз, баш иябез синең
каршыңда” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Соңыннан
укучыларыбыз үзләренең әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр.

Жюри
членнары Шарифуллин, Ахметвалиева, Заһидуллиналар конкурста
катнашучыларның чыгышларын бәяләде. Конкурста катнашучыларны китапханә
мөдире Заһидуллина истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Шунда ук “Тукай
күзаллаган сүрәтләр” ресем конкурсына да нәтиҗә ясалды. Ел башыннан
Г.Тукай елын игълан итеп, китапханәдә үзенең укучыларына, Г.Тукай
әсәрләренә рәсем конкурсы булачагын җиткергән иде. Күп кенә китап
укучылар үзләренең матур рәсемнәрен кокурска куйды һәм бүләкләр алдылар.

 
sababiblioteka.my1.ru

 

Комментарий язарга


*