ТАТ РУС ENG

“Тукай теле – туган тел”


2011 елның 26 апрель көнендә татар халкының Бөек шагыйре Г.Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан Татарстанның Саба районы Яңа Мичән авылы Мәдәният йортында “Тукай теле – туган тел” дип исемләнгән әдәби-музыкаль
кичә үткәрелде. Кичәдә бәләкәй Апушның үксезлектән, ятимлектән
башланып, халкыбызның бөек шагыйре булу арасындагы биографик тормышы,
иҗаты сөйләнде. “Тукай әсәрләре сезгә танышмы?” дигән викторина, “Тукай
шигырьләрен иң оста сөйләүче” исемле конкурс уздырылды. Иң актив һәм
дөрес җавап бирүчеләргә, конкурста сәнгатьле итеп сөйләүчеләргә бүләкләр
тапшырылды.  Фойэда “Тукай безнең арада” дип исемләнгән
Г.Тукай китаплары һәм Тукайга багышланган материаллар басылган
газета-журналлардан күргәзмә әзерләнде.

saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*