ТАТ РУС ENG

Кече Шыңарда Тукай атналыгы

 


 

Татарстанның Саба районы Кече Шыңар авылы Мәдәният йортында Тукай атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелде.

2011 елның 20 апрелендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән балалар якыннан таныштырылды, әңгәмә, сорау-җавап уены үткәрелде.

Балалар һәм зурлар арасында Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр һәм үзләре иҗат иткән шигырьләргә конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр
26 апрельдә үткәрелгән бәйрәмдә чыгыш ясадылар. Шулай ук балалар «Тукай
әкиятләренә иллюстрацияләр» — рәсем конкурсында актив катнаштылар, «Су
анасы», «Шүрәле» әкиятләренә карата рәсемнәр аеруча күп иде. 1,2,3
урынны алучыларга грамоталар, барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре
тапшырылды.

22 апрель көнне мәдәният йортында  «Туган телем – Тукай теле» дип аталган  тапкырлар
һәм зирәкләр бәйгесе үткәрелде. Балалар 3 командага бүленеп көч
сынаштылар, «Җавабын тап!», «Син-миңа, мин-сиңа» дип аталган биремнәрне
бик тиз үтәделәр, «Оста куллар» конкурсында Габдулла Тукай әкиятләреннән
берәр геройның сынын әвәләделәр һәм шуның турында сөйләделәр. Бәйгегә
нәтиҗә ясалгач җиңүчеләр тәбрикләнде һәм бергәләп «Туган тел»җырын
башкардылар.

25 апрель көнне
балалар драма коллективына йөрүче балалар бакчасында «Шүрәле» әкиятен
сәхнәләштереп күрсәттеләр, Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.

26 апрель көнне Габдулла Тукай туган көне буларак олы бәйрәм  үткәрелде.
Бәйрәмне ачып җибәргәннән соң Тукай атналыгына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр
тәбрикләнде. «Салават күпере» драма коллективына йөрүче балалар Туфан
Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» драмасын сәхнәләштереп күрсәттеләр,
Кечкенә Апуш, Күбәләк, Сандугач, Акбай, Каракош, Шүрәле, Тукай образлары
аша  Габдулла Тукайның бала чагын, тормыш юлын ачып салдылар. Гөлсирин Гарипова җитәкчелегендәге кечкенәләр төркеме  «Сандугач
белән Фатыйма», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Сабыйга», «Кәҗә белән
сарык», «Бала белән күбәләк» не уйнадылар, үзләрен чын артистларча
тоттылар. Соңыннан балаларга һәм җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп «Бәйрәм
бүген» җыры белән бәйрәм тәмамланды. Һәркем бу олы бәйрәмнән күңеленә
яктылык һәм рухи азык алып китте.

 

saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*