ТАТ РУС ENG

Бөтенроссия «Туган тел» форумы уздырылды


2011 елның 28 апрелендә Казанның К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбияты
укытучылары, мәгариф өлкәсендәге белгечләр өчен Бөтенроссия «Туган тел»
форумы уздырылды. Форум, туган тел, татар халкы, Ватаны өчен янып
яшәгән, шулар сагында каләмен корал иткән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның
тууына 125 ел тулу уңаеннан, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә
һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстанда телләр
турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Әлеге Форумда Татарстанның Саба районыннан Саба гимназиясе һәм Завод–Нырты урта
мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәҗипова Хәлимә
Сәхәбетдин кызы, Хафизова Рушания Хәлил кызы, Шәмәрдән лицее укучысы
Сергеева Наталья, Саба гимназиясе укучысы Хөснетдинова Алияләр катнашты.
Бу инде 2 нче тапкыр уздырыла торган шундый зур күләмле чара, ул шушы
юнәлеш алга таба да үсештә булсын, камилләшсен өчен хезмәт куйган туган
тел укытучыларын, фән эшлеклеләрен хөрмәтләү, уңышлы укучыларны билгеләп
үтү максатыннан үткәрелсен. Форумда, шулай ук, Россия Федерациясенең
төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр, вәкилләр дә катнашты.

Миңгол Галиев, Филүс Каһиров, Гөлнара
Тимерҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Айсылу Габдинова, Илнур Еникиев,
«Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле, «Раян” һәм «Азат” төркемнәре
кебек сәхнә сәнгате осталары чыгышлары белән Г.Тукай сүзләренә халык үзе
һәм татар композиторлары, яшьләр иҗат иткән җырларга үрелеп барган
форумда бик күп укытучы төрле номинациядә бүләкләнде, аларның яшьләр
күңеленә белем орлыклары салудагы, Тукай теленә, татар әдәбиятына
мәхәббәт тәрбияләүдәге четерекле хезмәтенең әһәмияте зур булуы кат-кат
басым ясап әйтелде. Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда,
олимпиадаларда көндәшләрен җиңгән Саба районы укытучылары һәм укучылары
да күз уңыннан читтә калмады, аларга да игътибарның иң зурысы булды.
Шәмәрдән лицееннан Сергеева Наталья сәхнә түренә чакырылды һәм акчалата
бүләкләнде. Телевизион белем мәйданында татар телендә эшли торган «Яшь
ТНВ” телеканалындагы «Тамчы-шоу” тапшыруында катнашу өчен командаларны
әзерләгән Саба гимназиясе дә, тапшыруның фәнни консультанты, ТДГПУ
профессоры, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов тарафыннан Диплом һәм истәлекле
бүләккә ия булды.

 
saby.tatar.ru

Комментарий язарга


*