ТАТ РУС ENG

“Тукайның моңлы дөньясы”

 


2011 елның 5 апрелендә Татарстанның Саба районындагы Хөснулла һәм Аллаһияр  Вәлиуллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  Г.Тукай тууына 125 ел уңаеннан  “Тукайның моңлы дөньясы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чара  Әбрар
Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе, Район балалар китапханәсе
белән берлектә оештырылды. Укучыларга Г.Тукай тормышына, иҗатына
багышланган презентация күрсәтелде. “Безнең җанда Тукай яши икән, яши
шигырь, яши Туган тел”,  “Тукайның моңлы дөньясы” китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

Әдәби-музыкаль кичәдә  Хөснулла һәм Аллаһияр  Вәлиуллиннар
исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары фортепьяно, баян, курай,
скрипка уен коралларында Г.Тукай сүзләренә язылган музыка әсәрләре,
халык көйләрен осталык белән башкардылар. Кичәдә “Яшьлек”, “Мизгел” бию
төркемнәре, скрипкачылар, баянчылар, гармунчылар, курайчылар
ансамбльләре чыгышлары зур кызыксыну уятты. Г.Тукай шигырьләренә язылган
җырларны вокал классында укучы балалар күңелгә үтеп керерлек итеп
башкардылар.

Сәнгать мәктәбендә сәләтле балаларның күп булуы аеруча сөендерде.

























 
saby.tatar.ru

Комментарий язарга


*