ТАТ РУС ENG

Анкарада Габдулла Тукайга багышланган кичә узачак

 


26 майда Төркиянең Анкара шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы һәм ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы 2011 елны Габдулла Тукай елы итеп игълан итүе уңаеннан, Габдулла Тукайга багышанган зур кичә узачак. Төркия башкаласының Опера театрында үтәчәк әлеге бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның танылган сәнгатькәрләре чыгыш ясаячак. Бу көнне Анкарада Тукай әсәрләре, Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе һәм Татарстанның мәдәният министры чакырулы.
Шулай ук 26 майда сәгать көндезге 4тә тагын бер тантаналы чара көтелә: Анкараның Итлек бистәсендәге Тукай урамында Габдулла Тукайның бюстын ачачаклар. 

27 майда Төркиянең Истанбул шәһәрендә гөрләп татар милли бәйрәме – Сабан туе үтәчәк. Мәхмәт Акиф Эрсой бакчасында сәгать көндезге 5тә Сабантуйга багышланган концерт оештырылачак.


 

Комментарий язарга


*