ТАТ РУС ENG

Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе, Г.Тукайга багышлап, ил күләмендә конкурслар үткәрә


 

Татар халкының бөек
шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, төрки илләр белән
берлектә, Татарстанда да 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителүен
истә тотып, Казандагы Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә
“Тукай – балаларга” дигән китап күргәзмәсе ел дәвамында эшли, анда
Г.Тукай әкиятләрендәге балалар яраткан геройлар буенча беренче тапкыр
уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең рәсем күргәзмәсе
килүчеләрне ишек төбеннән үк үзенә җәлеп итә.

Китапханәнең фән-методика бүлеге мөдире
Евгения Шемилова сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аша эш
йөртеп, чыннан да, китапханә тарафыннан ил күләмендә уздырылды ул
конкурс. Аерым алганда, быел 1 гыйнвардан 1 апрельга кадәр бөтен
Россия төбәкләренә электрон формада мөрәҗәгать белән чыгып, барлык өлкә
һәм край китапханәләренә конкурс шартлары турында белешмә җибәрелгән,
конгрессның төбәкләрдә вәкилләре оештыру-җанландыру эшенә җәлеп ителгән.
Дөресен генә әйткәндә, төрки телле төбәкләр генә катнашыр дип уйлаган
идек, конкурста катнашучылар “географиясе” шактый киң булып чыкты, арада
рус балалары да күп: Идел буе, Урал федераль округлары, бигрәк тә
Приморье якларыннан күп рәсем килде, хәтта Владивосток, Сахалиннан да.
“Шулай итеп, бәхеткә, балалар рәсем конкурсында теләп катнашты,
урыннарда иң уңышлылары сайлап алынганнан соң, мөгаен, анда меңләп бала
катнашкандыр, 128 рәсем Татарстанга җибәрелде. Шуларның 55е безнең
тарафтан җиңүче буларак билгеләп үтелде, иҗади эшләр исә 6-8, 9-12,
13-14 яшь буенча 3 төркемдә аерым бәяләнде”, — дип канәгатьлек белдерде
мөдир.

Җиңүчеләр татар символикасы төшергән
диплом һәм татар телендәге китап белән бүләкләнгән, конкурста катнашкан
һәр балага Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенең Рәхмәт хаты
җибәрелгән. Бүләкләр исә төбәкләрдә үткәрелгән Тукай бәйрәме
тантанасында тапшырылган, инде шуларның шаһиты булып, фотосурәтләр килә
икән. Алар ак барслы милли үрнәкле дипломның эшләнешенә соклану белдерә,
сүз уңаеннан әйтик, милли символикалы диплом табуы шактый кыен булып
чыкты, бары тик “Аист-пресс”та гына бар икән алар. Форсаттан файдаланып,
Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакировка рәхмәт әйтәсе килә,
ул хәйрия иткән бүләк китаплары бала күңелендә гомерлек истәлек,
Татарстан ядкаре булып калачак, дип искәртә Е.Шемилова.

Шушы матур эш белән канатланган китапханә
хезмәткәрләре конкурсның икенчесен башлап җибәргән. Анысы татарлар
белән эшли торган китапханәчеләр арасында Тукайга багышланган чара
сценарие буенча. Аеруча себер ягыннан сценарийлар күп килә, Кемерево,
Красноярск һ.б. төбәкләр актив, диде Республика бабалар һәм яшүсмерләр
китапханәсе вәкиле.

Миләүшә Низаметдинова, tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*