ТАТ РУС ENG

Спас районында Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды


Спас районында Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды

Бөек
татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Казанда һәм
республикабызның башка шәһәрләрендә, районнарда һәм авылларда бу бәйрәм
зурлап билгеләп үтелә. Бу уңайдан 2011 елның 18 маенда Татарстанның Спас районы Көек
мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды.

Көек авылы – гомере буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур
тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас
эз калдырган Абдулла Алишның туган авылы.

Авыл гөр килеп торды. Бәйрәмгә районның
Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Урта Йорт күл, Ямбакты, Никольский, Тукай, Такталы,
Вожи һ.б.мәктәпләрдән укучылар һәм укытучылар җыелган иде. Укучылар,
Г.Тукайның шигырьләрен укып, җырлап, әкиятләрен сәхнәләштереп
күрсәттеләр, фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конференциядә катнашучылар Спас районы
хакимияте башлыгы Камил Нугаевның һәм Спас районы мәгариф бүлеге мөдире
урынбасары Әлфирә Игъламованың котлау сүзләрен һәм чыгышларын бик җылы
кабул иттеләр.

 

Конференциягә Казаннан, Татар дәүләт
гуманитар-педогогика унверситетыннан педагогика фәннәре докторы,
профессор Ә.Н.Хуҗиәхмәтов; филология фәннәре кандидаты,
татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы доценты, К.Насыйри исемендәге
премия лауреаты Л.И.Минһаҗева; ТРның атказанган укытучысы, К.Насыйри
исемендәге премия лауреаты, Казан педагогия көллияте укытучысы
И.Х.Миассарова; “Яшь ТНВ” телевизион берләшмәсе җитәкчесе, педагогика
фәннәре кандидаты, доцент Р.Ә.Сәхәбетдинова махсус чакырылган иде.

Алар мәктәп, гимназия һәм лицейларда
татар әдәбиятын укыту методикасына кагылышлы чыгышлар ясадылар,
укытучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Соңыннан аеруча тырышып эшләгән
укытучылар, конкурс, олимпиадаларда җиңеп чыккан укучылар ТР Мәгариф һәм
фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*