ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай Әдәби музеена – 25 яшь


Казанда Габдулла Тукайның Әдәби музеена 25 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Музей елъязмасы битләреннән» дип аталган әлеге юбилей кичәсе 9 июнь көнне узды. 

 
Татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей 1986 елның 11 июнендә Татарстанның Габдулла Тукай (элеккеге Екатеринская) урамындагы 74 нче йортта ачыла. Ачылу көненнән ул ТАССРның Дәүләт музее, хәзер исә — Татарстан Милли музее составында эшли.

9 июньдә музейны туган көне белән тәбрик итәргә Татарстан Дәүләт Советы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, республиканың иҗади берлекләре, театрлары, Фәннәр академиясе, Милли китапханәсе, Милли музее, төрле фәнни-тикшеренү институтлары һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре,  күренекле әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре килде. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын укыды һәм киләчәктә Габдулла Тукай Әдәби музеенда ремонт ясалыр, музей тагын да иркенәер, ямьләнер дип ышандырды.

Музейга беренче булып нигез салучыларның берсе Люция Вәлиева кичәдә музейның эшне ничек башлап җибәргән көннәрен искә алып сөйләде.

Юбилей кичәсендә Тукай турында яңа мәгълүматлар да билгеле булды. Милли китапханә директоры Наил Камбеев: «Китапханәдә Тукайның үзе торып, үзе укыган, үзе тамгалар салган китапларның булуы мөмкин», – дип ассызыклады.

“Казан” милли–мәдәният үзәге музее хезмәткәре Дания Баһаветдинова Милли архивта сакланган, М.Җәлил имзасы куелган бер тарихи документка күзәтү ясады. Ул документ – 1939 елның 11 августы белән тамгаланган «Г.Тукайның үлүенә 25 ел тулу уңаеннан, Г.Тукай турында академик басма чыгару, Тукай музеен оештыру, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүне тормышка ашыру турында карар».

Кичәдә бүгенге көндә Г.Тукай музееның директоры — шагыйрь Рәмис Аймәтнең  хезмәте  макталды. Бар булганы белән музей өчен янып йөргән җитәкче шатлыгын яшермәде. Музейның материаль-техник базасы кунаклар алып килгән кыйммәтле бүләкләр белән тулыланып, музей хезмәткәрләре эшендә зур ярдәм булды. Шунысы кызык, музей директорының принтер юклыгы турындагы зарын истә тотып, кунакларның күбесе принтер бүләк итте.

ТР Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музей хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләде: «Бу музейның татар рухы бар. Татар, Тукай рухын саклыйлар монда».

«Тукай музее безнең театр белән актив хезмәттәшлек итә. Бу музей хезмәткәрләренең активлыгына бәйле. Артистларыбыз атна саен, ай саен биредә төрле кичәләрдә катнаша, чыгышлар ясый. Тукай музее гөрләп яши. Тукай үзе исән булса, моның өчен бик зур рәхмәт белдерер иде», – дип өстәде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров.

Кичә иганәчеләр тырышлыгы белән эзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. К.Тинчурин театры директоры урынбасары Рәдиф Сәгъди әйткәнчә, «Алла боерса, әле татар исән, бәлки тагын бер Тукай пәйда булыр әле бу офыкта», дигән өметләр белән кунаклар өйләренә таралышты.

 

Алена Низамова


 

Комментарий язарга


*