ТАТ РУС ENG

Тукай иҗатына багышланган уен-викторина


Татарстанның Саба муниципаль районы Шекше авылы Мәдәният йортында 2011 елның 17 июнендә «Мин Тукайга киләм» дигән исем астында Габдулла Тукай иҗатына багышланган уен-викторина үткәрелде. Биредә балалар ике командага бүленеп, викторина сорауларына җавап эзләде, алдан әзерләнгән биремнәрне чиште. Уен-викторина «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

saby.tatarstan.ru


Комментарий язарга


*