ТАТ РУС ENG

Казанда Шүрәлегә һәйкәл куела

 


Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында Шүрәлегә һәйкәл куелачак. Һәйкәл Габдулла Тукай әкиятендәгечә, бүрәнә янында Шүрәле белән Былтыр егет сыннарыннан гыйбарәт булачак. “Шүрәле табышмаклары” дип аталган әлеге сынлы композициянең авторы – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина. 

Һәйкәл инде әзер, аны тиздән, 30 август – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә республика Президенты катнашында тантаналы төстә ачачаклар. 

4 августта исә булачак сынлы композиция урынында истәлекле беренче таш куелды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге һәйкәл Татарстанда 2011 ел – Габдулла Тукай елы буларак билгеләп үтелүе һәм быел татар шагыйренең тууына 125 ел тулуы уңаеннан гомумроссия элемтә операторы – “МегаФон” ачык акционерлык җәмгыяте финанс ярдәмендә коелган. “МегаФон” компаниясе соңгы елларда тормышка ашырган “МегаФон риваятьләр бүләк итә” исемле проект кысаларында, Идел буе төбәкләрендәге 11 шәһәрдә инде шулай 13 төрле сынлы композиция урнаштырылган. Мәсәлән, Саранскидагы – “Төлке күпере”, Чабаксардагы “Киләчәк корабы” шулардан, дип белдерде “МегаФон” компаниясенең Татарстандагы директоры Игорь Азуров. 

Булачак һәйкәл урынына беренче таш салу тантанасында Игорь Азуров, шулай ук Г.Камал театры директоры Шамил Закиров, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм, әлбәттә, автор Асия Миңнуллина катнашты. Шамил Закиров сүз алып, Шүрәле һәйкәле Галиәсгар Камал театры мәйданын бизәп торучы һәм казанлыларның, башкала кунакларының истәлеккә фотосурәткә төшә торган яраткан урыны булачагына шикләнмәвен әйтте. Татарстан Язучылар берлеге Илфак Ибраһимов исә үз чыгышында Казан үзәгендә Габдулла Тукайның нәкъ менә Шүрәлесе балкып торачагын мөһим вакыйга дип ассызыклады. “Без бөек Тукайны аның Шүрәлесе аша танытабыз, Шүрәле безгә Тукайның иҗатын онытмаска ярдәм итә”, – диде Илфак Ибраһимов. 

Истәлек ташы куелган көнне Галиәсгар Камал театры каршына Казанның 2нче Сәнгать мәктәбе һәм ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның балалар сәнгать студиясендә шөгыльләнүче балалар Габдулла Тукай Шүрәлесен ясарга дип дип төсле каләм һәм буяуларын, мольбертларын күтәреп килгән иде. Асия Миңнуллина аларның рәсемнәрен карап чыкканнан соң, араларыннан бер җиңүчене дә билгеләде. Ул – 2нче Сәнгать мәктәбеннән 17 яшьлек Виктория Белова булды.

Җиңүчегә дә, Шүрәлене ясаган башка малай һәм кызларга да “МегаФон” компаниясе вәкилләре истәлекле бүләкләр тапшырды. Балаларның Шүрәле рәсемнәреннән алга таба “МегаФон” офисында күргәзмә дә оештырылачак икән.

 
 
gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*