ТАТ РУС ENG

Тукай шигырьләре удмурт телендә басылып чыкты


2011 ел  Татарстанда  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан  Тукай елы дип игълан ителде. Бу вакыйга татар тупланып яши торган башка төбәкләрдә дә зурлап билгеләп үтелде.
Удмуртия Язучылар берлеге һәм берлекнең татар бүлекчәсе Габдулла Тукайның шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә итеп, китап бастырып чыгаруны эш планына керткән иде. Ниһаять, бу гамәл тулысынча тормышка ашырылды. Тукайның утыз шигыре удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги тәрҗемәсендә нәшер ителде.
Бу эшне Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы гамәлгә куйдылар. 


Комментарий язарга


*