ТАТ РУС ENG

Казанда Шүрәле белән Былтырга һәйкәл ачылды


30 август — Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә Казан шәһәре үзәгендә Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына һәйкәл куелды. «Шүрәле табышмаклары» дип аталган сынлы композициянең авторы — Габдулла Тукай премиясе лауреаты Асия Миңнуллина.

Татар балаларының яраткан әкиятендәге Шүрәле белән Былтырга һәйкәл куярга «МегаФон» ачык акционерлык җәмгыяте тәкъдим итте. Әлеге компания инде 2009 елдан Идел буе төбәкләрендә «МегаФон риваять бүләк итә» исемле проект тормышка ашырып килә. Шушы вакыт эчендә Сарытауда, Саранскида, Чабаксарда, гомумән, Идел буенда урнашкан 11 шәһәрдә җирле милли мәдәни традицияләргә багышланган барлыгы 13ләп шундый үзенчәлекле сынлы композиция урнаштырылган. 

Шүрәле белән Былтыр һәйкәле Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда куелды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте йорты башлыгы Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм «МегаФон» компаниясенең Идел буе бүлеге җитәкчесе Александр Григорьев катнашты. «Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулган елда казанлыларга ясаган бүләкне — Шүрәле белән Былтырны халык яратып кабул итәр дип өметләнәбез», — диде Александр Григорьев башкала халкын бәйрәм белән тәбрик итеп. 

 

Бу көнне өр-яңа Шүрәле янында Галиәсгар Камал театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакленнән музыкаль өзекләр күрсәтте. «МегаФон» тарафыннан балалар өчен төрле күңелле уеннар, бәйгеләр оештырылды.

 

Лилия Гаделшина

фото — tatarstan.ru


Комментарий язарга


*