ТАТ РУС ENG

2011 елның Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде


30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көннең иң истәлекле вакыйгасы — ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы. Ел саен Республика көнендә Илбашы лауреатларны тәбрикли.

 Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең 2011 елгы лауреатлары

Быел да кояшлы көндә, Казанның Г.Камал театры каршында оештырылган зур бәйрәм концерты сәхнәсенә чыгып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халкы һәм башкала кунаклары алдында Габдулла Тукай исемендәге 2011 елгы премия лауреатларын бүләкләде.

Билгеле булганча, Татарстан Президентының апрель аенда имзалаган Указы нигезендә Г.Тукай премиясенә опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, рәссамнар Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов лаек дип табылган иде.

Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан

Лауреатларны котларга һәм Республика көне, Казан шәһәре көне белән бәйрәмгә җыелган халыкны сәламләргә сәхнәгә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте йорты башлыгы Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин да менде.

Җырчы Альбина Шаһиморатова

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында 2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы буларак билгеләп үтелүен, гомумән, шагыйрьнең 125 еллык юбилей бәйрәме дөньяның төрле илләрендә уздырылуын, Тукай исемен йөрткән дәүләт бүләген тапшыру тантанасы исә Тукай елының матур бизәге булып торуын ассызыклады. «Габдулла Тукай премиясе лауреатлары — безнең горурлыгыбыз. Бу олы бүләкне тапшыру традициясе алга таба да дәвам итсен», — дип теләде Рөстәм Миңнеханов.

Шагыйрь Илфак Ибраһимов

Лена Шагыйрьҗан сүз алып, үзе иҗат иткән «Тукай юлы» исемле шигырен укыды. Шулай ук шагыйрә иҗатын югары бәяләгәннәре өчен туган халкына, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. «Бүген Татарстан халкы берничә бәйрәмне каршы алды: Татарстан Республикасы көне, Казан шәһәре көне һәм Ураза Гаете. Барыгызны да шушы вакыйгалар белән котлыйм! Иртән Казанның Җәмигъ мәчетендә Татарстан Президентының гыйбадәт кылуын күрү барчабызны сөендерде — саваплы булсын», — диде Лена апа.

 Рәссам Рөстәм Килдебәков

Альбина Шаһиморатова да татарча матур итеп рәхмәт сүзләрен әйтте: «Татар моңын дөнья сәхнәләрендә танытырмын», — дип ышандырды җырчы һәм Габдулла Тукайның «Әллүки» җырын башкарды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов та туган халкына хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаячагын белдерде.

Республика көненә һәм Тукай елына багышланган концерт Галиәсгар Камал театры каршында кичкә кадәр дәвам итте.

Лилия Гаделшина

фото — tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*