ТАТ РУС ENG

Президент 1 сыйныф укучыларына Тукай китабын бүләк итә


2011 елның 1 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан мәктәпләренә быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга Габдулла Тукайның шигырьләрләр җыентыгы һәм шул шигырьләр буенча төшерелгән мультфильмнар дискы бүләк ителде. Бу үзенчәлекле “Күңелле сәхифәләр” дип атала.
Китапта Тукайның шигырьләре татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә. Мультфильмнар да шулай ук өч телдә.
Җыентыкка барлыгы 14 шигырь кергән, тәрҗемә авторлары арасында Вероника Тушнова, Равил Бохараев, Венера Думаева-Вәлиева, Рувим Моран (һ.б.) бар. Бу китап һәм мультфильмнарны эшләү өстендә йөздән артык кеше көч куйган. Проектның баш мөхәррире – танылган драматург Туфан Миңнуллин.
Җыентыкта Тукайның “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган тел”, “Гали белән Кәҗә”, “Сөткә төшкән тычкан” кебек әсәрләре урын алган. Мульфильмнарны “Татармультфильм” берләшмәсе төшергән. Аларның кайберләре төрле Халыкара фестивальләрдә дә тәкъдим ителгән инде, әйтик, Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә, “Алтын жабе”, “Харьков сирене”, “Мультиматограф” фестивальләрендә.
Мультфильмнарны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм “”Әкият” Татар дәүләт курчак театры артистлары тавышландырган – Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закир, Рамил Вәҗиев, Аркадий Шмелев, Андрей һәм Семен Петеляевлар, Гүзәл Минакова, Гөлчәчәк Хәмадиннурова, Ләйсән Закирова, Эмиль Талипов һ.б.
“Бала белән Күбәләк” һәм “Кызыклы шәкерт” мультфильмнарына көйне күренекле композитор Резеда Ахиярова иҗат иткән.
“Укы, өйрән! Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләрен һәм әкиятләрен безнең әти–әни, әби–бабайларыбыз яттан белгән. Син дә аларны яратырсың дип өметләнәм!” – дип язылган Татарстан Президентының китапта китерелгән котлау сүзендә.
Шунысы игътибарга лаек, Габдулла Тукайның 1910 елда балалар өчен “Күңелле сәхифәләр” дип аталган китабы дөнья күргән була. Шагыйрьнең 125 еллык юбилей елында да Татарстанда кырык меңгә якын бала Тукайның әсәләреннән торган, мультфильмнар белән тулыландырылган шундый исемдә яңа китапны бүләк итеп ала.


Комментарий язарга


*