ТАТ РУС ENG

Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды


20 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ленинград өлкәсенә эш сәфәре программасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Һәйкәлгә шулай ук Ленинград өлкәсе вице-губернаторы – Ленинград өлкәсе губернаторының Закон чыгару Җыенындагы вәкаләтле вәкиле Александр Кузнецов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары — вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чәчәкләр салды.
Рөстәм Миңнеханов Петербург журналистларына биргән интервьюсында ассызыклап үткәнчә, Тукай иҗатының татар халкы өчен әһәмияте зур. ТР Президентының сүзләренә караганда, Тукай татар шигъриятенә нигез сала, аның бөеклеге алдында татарлар гына түгел, бөтен төрки дөнья баш ия. “Тукайга тиңнәр юк”, — дип белдерде Р.Миңнеханов.
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл 2006 елда ачыла.

ТР Президенты матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*