ТАТ РУС ENG

Уфада Тукайга һәйкәл куярга телиләр

 


Башкортстанның күренекле мәдәният әһелләре — шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Алар бу хакта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

— 2011 ел ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан барлык төрки илләрдә Тукай елы буларак игълан ителде, Татарстан Президенты Указы белән Татарстанда да быел Тукай елы, — диелә мөрәҗәгатьтә. — Бу очраклы түгел, чөнки Габдулла Тукай бөек татар шагыйре генә түгел, төрки телле дистәләгән халык һәм милләтләр аны аң-белемгә өндәүче үз шагыйре итеп, әдәбият классигы, сүз остасы буларак таный.

2011 елда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу вакыйгасы Татарстанда, Башкортстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә зурлап билгеләп үтелде. Габдулла Тукайның һәйкәлләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уральск, Анкара (һ.б.) шәһәрләрендә бар.

— Күптән түгел Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы редакциясендә узган «түгәрәк өстәл»дә сөйләшенгәнчә, Уфа шәһәрендә дә Тукай һәйкәле кую бик вакытлы дип уйлыйбыз, — диелә ачык хатта. — Беренчедән, Президент Рөстәм Хәмитов үзе дә Уфа һәйкәлләргә ярлы дип әйткәне бар. Безнеңчә, сүз һәм каләм осталарын һәйкәлләрдә мәңгеләштерүгә аз игътибар бирелгән. Икенчедән, Габдулла Тукай башкорт әдәбиятын үстерүгә зур йогынты ясаган, шуңа күрә төрле буын шагыйрь һәм язучылары аны үзләренең укытучысы итеп исәпли. Тукай башкорт поэзиясе белән кызыксынган, башкорт җырлары һәм көйләреннән илһам алган, аларны өйрәнгән, еш кына җырлаган да. Өченчедән, киләсе елның язында Тукайның Уфага килүенә 100 ел була. Ике бөек шагыйрь, Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуриның дуслыгы ике тугандаш халыкны берләштерүче, якынайтучы билгеле тарихи факт булып кала. Алар салган дуслык күпере, төрле сынаулар аша узып, ныгый бара. Һәр буын әдәбият дуслыгына — халыклар дуслыгына үз өлешен кертергә тиеш.

«Кызыл таң» газетасы Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл кую өчен башлаган акцияне киң җәмәгатьчелек тә яклар дип өметләнәләр мөрәҗәгать авторлары.

Башкортстан Президентына юлланган ачык хат «Кызыл таң» газетасында басылды.

bashinform.ru


 

Комментарий язарга


*