ТАТ РУС ENG

Рабит Батулла Апушча фикерли


Казанда Габдулла Тукай музееның әдәби салонында “Тукай премиясе лауреатлары белән очрашу”лар еш оештырылып килә. 2011 елның 30 сентябрендә биредә күренекле җәмәгать эшлеклесе, режиссер һәм драматург, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Рабит Батулла белән “Апуш – Тукай” кыйссасы язылу уңаеннан “Тукай ядкаре” дип исемләнгән әдәби очрашу булачак.

Рабит Батулла Габдулла Тукай музееның еш кунагы. Әледән-әле музей коллекциясен үзенең архив материаллары белән баетып тора. Милли музей фондына драматург Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләре дә аның аркылы килеп керде.

Бүгенге көндә Рабит Батулла Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген алуга ирешкән хөрмәтле, башкалардан аерылып торучы иҗаты белән дә, шәхесе белән дә кызыклы булган кеше. Ләкин аңа халык хөрмәтен, укучының мәхәббәтен яулаганчы, югары дәрәҗәгә ирешкәнче шактый катлаулы иҗат юлын үтәргә туры килгән.

Р.Батулла 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була, режиссерлык белән шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. 1965 елда Мәскәү шәһәренең Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларында укып кайта. 10 елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм курчак театрында баш режиссер була. Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларына белемен камилләштереп, Казанның театр училищесында курслар алып бара.

Р.Батулла әдәбиятның төрле жанрында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрларындагы язмалары, инсценировкалары, пьессалары, сценарийлары матбугатта, телевидение экранында һәм театр сәхнәләрендә алтмышынчы елларда ук күренә башлый.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне психологик планда сурәтләгән күп кенә әсәрләр язу белән беррәттән, Р.Батулла татар халкының тарихын чагылдыручы тарихи романнар авторы да.

Р.Батулла Г.Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнеп, аның турында әледән-әле әдәби әсәләрен халык игътибарына тәкъдим итеп тора. “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” кыйссасын ул 1996 елда бастырып чыгара. Шагыйребезнең яшәеш, иҗат тарихына мөрәҗәгать итеп, алдына күп төрле сораулар куйганнан соң, Батулла Тукайның соңгы көннәрен үзенчә күзаллап, үзенчә гөманлый һәм алар турында үзенчә сөйләп бирә.

2010 елда Рабит Батулла бөек шагыйребез Г.Тукайның балачагын бик җанлы, тәэсирле итеп тасвирлаган “Апуш – Тукай” дип исемләнгән яңа әсәрен тәмамлады. Кыйсса Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестенә нигезләнеп язылган. Шагыйрьнең тыйнак, кыска гына хикәяләвен автор кызыклы төсмерләргә баетып, нәкъ кечкенә Апушча фикерләп, халык авыз иҗатына таянып иҗат иткән. Биредә Тукайның шигырьләре дә бик оста итеп нәкъ тиешле урында әсәргә кертеп җибәрелгән. Әсәр халык игътибарына “Казан утлары” журналы, “Мәдәни җомга” атналык газетасы аркылы ирештерелде һәм зур кызыксыну белән кабул ителде. “Апуш – Тукай” кыйссасы тиз арада аерым китап булып басылып чыгар һәм киң катлам китап сөючеләргә тәкъдим ителер дип фаразланыла.


 

Комментарий язарга


*