ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Тукайга багышланган кичә узды


2011 елның 9 октябрендә Мәскәү шәһәренең “Содружество” толерантлык үзәгендә “Габдулла Тукай һәм рус поэзиясе” дип аталган әдәби кичә узды. Аны Мәскәү татар милли–мәдәни мохтарияте һәм Марьино районының җирле татар милли–мәдәни җәмгыяте оештырды.
Кичәне Мәскәү татар җәмгыятенең актив эшлеклесе Әхәт Мөхәммәтов алып барды. Әхәт Мөхәммәтов моңа кадәр дә Муса Җәлил, Белла Әхмәдуллина, Салих Сәйдәшев, Сергей Есенин кебек иҗат әһелләренә багышланган кичәләр үткәргән иде.  Бу юлы исә ул кичәгә килүчеләрне Габдулла Тукайның язмышы, иҗаты белән таныштырды. Татар шагыйренең Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Крылов кебек рус әдипләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе турында сөйләде.
Кичәдә язучы Я.Мостафин, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры А.Әхмәтҗан, шагыйрь А.Кучушев һәм Мәскәү татар җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре катнашты. Афиятулла Кучушев үзенең яңа җыентыгыннан “Безнең Пушкин” дип аталган шигырен укыды.
Шулай ук кичәдә Мәскәү дәүләт академия филармониясе солисткасы Татьяна Рубинская, Халыкара бәйгеләр лауреаты Алмаз Сөнгатуллин, Гнессиннар исемендәге Дәүләт музыка училищесы студенты Рената Бадамшина башкаруында җырлар да яңгырады.
Бәйрәм кичәсе “Туган тел”не башкару белән тәмамланды.

ТРның Россиядәге Вәкиллеге матбугат үзәге

Комментарий язарга


*