ТАТ РУС ENG

В.Бартольдның Тукайга багышланган мәкаләсе

 


“Иман” нәшрияты В.В.Бартольдның “Татарский поэт Абдулла Тукаев” дип исемләнгән мәкаләсен аерым китап итеп бастырды. 

---.jpg

Тукай вафатыннан соң 1913 елда Император көнчыгышны өйрәнү җәмгыяте тарафыннан чыгарылучы “Мир ислама” исемле журналда (Дмитрий Позднеев редакторлыгында) Тукайга багышланган күләмле мәкалә дөнья күрә. Татар галимәсе Резеда Ганиева “Габдулла Тукай” энциклопедик сүзлек белешмәсенә әзерләнгән материаллардан” (2002) җыентыгына кергән “Шагыйрьнең рухи дөньясы” исемле мәкаләсендә “Мир ислама” журналындагы Тукайга багышланган әлеге мәкалә авторы академик Бартольд В.В. булырга тиеш дигән фараз китергән иде, чөнки XX гасыр башында басылган “Туркестанский курьер” һәм “Туркестанские ведомости” газетларында да шушы ук мәкаләне очратырга мөмкин, ә В.В.Бартольд бу басмалар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән.

 

muslem.ru

Комментарий язарга


*