ТАТ РУС ENG

Актанышта Тукайны искә алдылар


2012 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан Татарстанның Актаныш районы “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында Туган тел бәйрәме үткәрелде.  Әлеге чарада район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кызлары, малайлары, район күләмендә “Иле барның теле бар” шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чыгыш ясаучы балаларга истәлек бүләкләре — китаплар, альбом, төсле каләмнәр, фломастерлар тапшырдылар.
Шулай ук, бәйрәмдә “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясады.
Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Н.Нурлыев бәйрәмдә якташыбыз Х.Миңнегалиев истәлегенә булдырылган мөхәррият бүләген “Актаныш таңнары” газетасының актив хәбәрчесе Качкын авылыннан Зәлифә Әхмәтгалиевага һәм “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе әгъзасы Альбина Авзаловага тапшырды.

aktanysh.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*