ТАТ РУС ENG

Актау татарлары Тукай иҗатын танытты


Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Мангыстау өлкәсенең 40 еллыгы һәм Актау шәһәренең 50 еллыгы уңаеннан, әлеге иҗади чараны җирле “Болгар” этник-мәдәни берләшмәсе 2013 елның 5 октябрендә үткәрде.
Татар халкының бөек улы, күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның гомере бик кыска булганын беләбез, ул нибары 27 ел яшәп калган, шулай да татар гына түгел, ә бөтен дөнья әдәбиятында җуелмас эз калдырды. Быел Тукай вафатына 100 ел тулды. Шагыйрьне искә алу кичәсендә катнашу өчен махсус Актауга Татарстаннан артистлар килде, шулай ук Актүбә һәм Сәмәй шәһәрләреннән дә кунаклар чакырылды.
– Без Тукай кичәсенә төрле милли-мәдәни үзәкләрдән вәкилләрне җыйдык, чөнки без үз иҗатчылабызны гына түгел, гомумән, төрле мәдәниятләрнең геройларын да белергә тиеш, чөнки уртак геройлар, уртак йөзләр һәм уртак чаралар – безне берләштерә. Шуңа күрә залда хәтта хәрби затлар да бар иде, алар үзләре безнең концертны карарга теләк белдерде. Мәгариф хезмәткәрләре өчен исә профессиональ җырчылар катнашындагы концерт аеруча зур бүләк булды, – дип сөйли “Болгар” берләшмәсе рәисе Зөлфия Бернеева.
 

lada.kz


Комментарий язарга


*