ТАТ РУС ENG

Актер йортында – Тукай әкиятләре

 


2016 елның 25 февралендә 18.00 сәгатьтә, Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актер йортында, Татарстанның Театр әһелләре берлеге “SFORZANDO” башкару сәнгатен үстерү хәйрия фонды ярдәме белән “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән музыкаль-әдәби композициянең премьерасын тәкъдим итәчәк.

Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Яшь актерлар катнашында рус телендә әзерләнгән программада шагыйрьнең “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка танылган әсәрләре, “Исемдә калганнар” автобиографик очеркы яңгыраячак. Шулай ук композиторлар Фәрит Яруллинның “Шүрәле”, Әнвәр Бакировның “Су анасы” балетларыннан көйләр, татар халык җырлары файдаланылган.    

stdtatar.ru


Комментарий язарга


*