ТАТ РУС ENG

Алабуга халкы Тукай мәйданын төзекләндерә


2013 елның ноябрендә Татарстанның Алабага шәһәрендә 1 нче мәктәп янындагы Габдулла Тукай мәйданын төзекләндерү эшләре яңартылды. 2014 елның апрелендә, татар шагыйренең туган көнендә, биредә Тукайга һәйкәл ачылыр дип көтелә.
Тукай һәйкәле тулы буена булачак, янәшәсендә шагыйрьнең танылган әсәрләрендәге геройлары сурәтләнгән плитәләр урнаштырылачак. Киләчәктә шәһәрдәге бик күп мәдәни чаралар һәм әдәби очрашулар шушы мәйданда үткәрелер дип планлаштырыла.
Алабуга район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Владимир Фролов хәбәр иткәнчә, моңа кадәр акча җитмәү сәбәпле тукталып торган төзекләндерү эшләренә бүгенге көндә 5 миллион сум бүленгән инде. Шулай ук ул инвесторларга һәм көченнән килгәнчә ярдәм иткән гади халыкка да рәхмәт сүзләрен җиткерде — Алабуга халкы 150 мең сум җыеп биргән, дип яза elabuga-rt.ru.  


Комментарий язарга


*