ТАТ РУС ENG

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

 


2014 елның апрелендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ул шәһәрнең 1нче мәктәбе янындагы мәйданда урнаштырылды. Бу Алабугада 24нче скульптура. Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, һәйкәлне ачу тантанасы 2014 елның май урталарында булыр дип фаразлана. Бу вакытка 1нче мәктәп территориясе төзекләндереләчәк, машина куя торган урын бетереләчәк. Алабугада бөек шагыйрь истәлегенә багышланган бакча булачагы турында инде 2013 елның февралендә үк әйтелгән иде. Һәйкәлне дә шул вакытларда, шагыйрьнең туган көнендә, 26 апрельдә ачарга планлаштырылган иде. Бронзадан коелган һәйкәлне Мәскәү сынчысы Владимир Демченко ясаган. Ул, шагыйрьнең характерын аңлау өчен, Камал театры артистлары башкаруында Габдулла Тукай шигырьләрен тыңлаган. 

 

alabuganury.ru


Комментарий язарга


*