Очрашу көне алдан ук мәгълүм иде, шунлыктан мәктәпнең актлар залында күпсанлы яраткан укучыларыбыз һәм хөрмәт иткән укытучыларыбыз каршы алды. Мин балаларга журналыбызның эчке дөньясы турында сөйләдем. Һәр яңа санның ничек оешуын, үзәккә игътибарны җәлеп итәрдәй нинди язмалар куярга тырышуыбызны әйттем. Һәм сүземне кыскарак тотып, тел остасы Алмаз Хәмзинга бирдем. Сәфәрдә аның белән беренче тапкыр булгач, үземнең дә балалар кебек, тизрәк аны тыңлыйсым килә иде.Алмаз Хәмзин сүзен Илһам ага Шакировтан, ул яшәгән чордан башлады. Халык җырлары, аеруча кызлар исеме белән йөргәннәренең тарихы турында сөйләде. Илһам аганың мондый җырларны бик яратып башкаруын, шундый бик күп онытылган моңлы җырларыбызны халкыбызга кире кайтаруын җиткерде. “Илһам абый чорындагы җырлар йөрәкне кузгата торган хисле, романтик иде. Ә бит кешене нәкъ менә җырның мелодик эчтәлеге тәрбияли,- диде ул. Аннары ул балаларга Илһам Шакировның яшь вакытында башкарган җырларын яңартты.
Чыгышының икенче өлешен ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлады. Балаларга Алмаз абый сөйләгән Тукай бөтенләй башка Тукай иде. Ул укучыларга шагыйрь белән бәйле халыкка мәгълүм булмаган бик күп фактлар җиткерде. Тукайның дуслары белән җыелган вакытта җырларга яратуын, аеруча нинди җырлар башкаруын ишетү һәркемгә дә кызык иде. Һәм ул шул җырларның кайберләрен балалар игътибарына да җиткерде. Чыгышыбыз да балалар белән бергәләшеп бөек шагыйрьнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Рәхмәт сиңа, оста!