ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Алмаз Хәмзин белән Имән Кискәдә күргәннәр

DSC03351.jpg.pagespeed.ce.AAH_wezGHW
Мәктәпләргә балалар белән очрашуларга еш барабыз. Районның Казаннан ничә чакырымда урнашуын уйлап торганыбыз юк. Әгерҗеме ул, Буамы, Ютазымы, Лаешмы – безгә барыбер. Үзебезнең кирәклегебезне аз гына сизеп алсак та, без юлга кузгалабыз. Менә яңа гына Лаеш районының Имән Кискә урта гомум белем бирү мәктәбендә булып кайттык. Рәхмәт, мәктәп директоры Алия ханым Шәймөхәммәтовага, телефон аша сөйләшкән вакытта безгә, “Гаилә һәм мәктәп” журналы хезмәткәрләренә, ул һәрвакыт: “Сез безгә гел кирәк,”- дия. Ә без исә укучыларсыз һәм укытучыларсыз бер көн дә яши алмыйбыз һәм шундук юлга кузгалабыз. Бу юлы үзебез белән сәфәргә һәр татарның күңеленә бик тә якын булган шәхес – Алмаз абый Хәмзинны да алдык. Алмаз Хәмзинны безнең халыкта белмәгән, танымаган кеше юк. Ул тел, юмор остасы да, җырчы, композитор да, танылган язучы һәм бик тә абруйлы милләттәшебез дә. Әле менә Имән Кискә мәктәбе янында машинадан чыгуга, аны бер төркем ханымнар, ир-атлар урап алды. Һәммәсе: “О-о” да “О-о” килә. Янәмәсе, кая югалдың да, нигә оныттың. Юмор остасы да аптырап калмый. “Нигә югалыйм, менә ич мин, каршыгызда ич, сездән югалып буламени”- дип, тансык кына, затлы гына танышларының күңелен  юатты.

Очрашу көне алдан ук мәгълүм иде, шунлыктан  мәктәпнең актлар залында күпсанлы яраткан укучыларыбыз һәм хөрмәт иткән укытучыларыбыз каршы алды.  Мин балаларга  журналыбызның эчке дөньясы турында  сөйләдем. Һәр яңа санның ничек оешуын, үзәккә игътибарны җәлеп итәрдәй нинди язмалар куярга тырышуыбызны  әйттем. Һәм сүземне кыскарак тотып, тел остасы Алмаз Хәмзинга бирдем. Сәфәрдә аның белән беренче тапкыр булгач, үземнең дә балалар кебек, тизрәк аны тыңлыйсым килә иде.Алмаз Хәмзин сүзен Илһам ага Шакировтан, ул яшәгән чордан башлады.  Халык җырлары,  аеруча кызлар исеме белән йөргәннәренең тарихы турында сөйләде. Илһам аганың мондый җырларны бик яратып башкаруын, шундый бик күп онытылган моңлы җырларыбызны халкыбызга кире кайтаруын җиткерде.  “Илһам абый чорындагы җырлар йөрәкне кузгата торган хисле, романтик иде. Ә бит кешене нәкъ менә җырның мелодик эчтәлеге тәрбияли,- диде ул. Аннары  ул балаларга Илһам Шакировның яшь вакытында  башкарган җырларын яңартты.

Чыгышының икенче өлешен ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлады. Балаларга  Алмаз абый сөйләгән Тукай бөтенләй башка Тукай иде. Ул укучыларга шагыйрь белән бәйле  халыкка мәгълүм булмаган бик күп фактлар җиткерде. Тукайның дуслары белән җыелган вакытта җырларга яратуын, аеруча нинди җырлар башкаруын ишетү һәркемгә дә  кызык иде. Һәм ул шул җырларның кайберләрен балалар игътибарына да җиткерде. Чыгышыбыз да балалар белән бергәләшеп бөек шагыйрьнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Рәхмәт сиңа, оста!

                                                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Комментарий язарга


*