ТАТ РУС ENG

Анкарада татарларны беләләр


2012 елның 11 декабрендә Төркиянең Анкара каласында урнашкан Милли китапханә Татарстан хакында бәян иткән фотокүргәзмә ачыла. Экcпозициядә  ТӨРЕКСОЙ оешмасы фоторәссамнарының 100 иң шәп кадрлары урын алган.

Күргәзмәдә 2014 елның төрки дөнья мәдәнияте каласы итеп игълан ителгән Татарстан башкаласы Казанның гүзәл күренешләре, борынгы Болгар шәһәрчеге, Зөя утравы, Алабуга – ачык һавадагы музей рәсемнәрен күрергә мөмкин. Шулай ук фоторәссамнар Тукай елындагы (2011 ел) истәлекле вакыйгаларны да мәңгеләштереп Төркия тамашачысына тәкъдим итә.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Төрек Республикасының мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гонай, ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм башка рәсми затлар катнаша, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге.


 

Комментарий язарга


*