ТАТ РУС ENG

Апаста Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме узды


Татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы уңаеннан 2012 елның 26
апрелендә Татарстанның Апас районында Шигърият бәйрәме оештырылды. Район
үзәгендәге Ана һәйкәле каршында бу көнне Тукай шигырьләрен укыдылар.
Шулай ук җирле шагыйрьләр Габбас Хафизов һәм Бану Кадыйрованың да
шигырьләре яңгырады. Бану ханымга татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә зур
өлеш керткәне өчен Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан диплом да
тапшырдылар.
Республика күләмендә үткәрелгән сәнгатьле укучылар бәйгесендә катнашучы
балаларга да бу көнне мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр
бирделәр.

apastovo.tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*