ТАТ РУС ENG

Апрель – Тукай ае


Ел саен апрель аен татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Габдулла Тукайга багышлый.

13 апрель
дә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда төп нөсхә көне оештырылачак. “Ядкәрләрдә – Тукай рухы” исемле әлеге чарада Татарстан Милли музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивларыннан Габдулла Тукайның шәхси әйберләре, хатлары, фотолары күрсәтеләчәк.

15 апрель – шагыйрь вафат булган көн. Бу көнне Габдулла Тукайны искә алачаклар, татар җәмәгатьчелеге Казанның Татар зиратына барып, шагыйрь каберенә чәчәкләр куячак.

19 апрельдә Габдулла Тукай музеенда Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган “Илебездә, телебездә, күңелебездә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигърият бәйрәмендә мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе финалы узачак.

20 апрельдә Казанның Габдулла Тукай музеенда чираттагы “Тукай укулары” үтәчәк. Быел фәнни–гамәли конференция “Татар китабы тарихында Габдулла Тукай” дигән темага багышланачак.

25 апрельдә Казанның Габдулла Тукай музеенда Г.Тукай премиясе лауреаты Равил Бохараевның биш томлыгын тәкъдир итү кичәсе булачак.

26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне Казанда Шигърият бәйрәме узачак. Казанлылар Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салачак.


Комментарий язарга


*