ТАТ РУС ENG

Арчада балалары Тукайга багышланган бәйрәмдә


2014 елның апрелендә Татарстанның Арча районындагы “Казан арты” тарих–этнография музеенда урта мәктәпләрнең 8-10 сыйныф укучылары арасында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә узды. Габдулла Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар, җырларын башкаручылар, укучыларның Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре номинацияләрен үз эченә алган кичәнең максаты — укучыларда сөекле шагыйребезнең иҗатына мәхәббәт һәм әдәби иҗатка кызыксыну тәрбияләү. Кичәдә талантлы балаларның күплеге һәм шигырь иҗат итүчеләрнең шактый булуы тамашачылар өчен куанычлы булды.

arskmedia.com


Комментарий язарга


*