ТАТ РУС ENG

Арчада Тукай елын йомгаклыйлар

 


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 елның 16 декабрендә Татарстанның Арча төбәгендә Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” дип исемләнгән фестиваль уздыра. Анда педагоглар һәм укучылар арасында «Г.Тукай — публицист» дип аталган, төрле номинацияләрне үз эченә алган, республикакүләм бәйге җиңүчеләре чакырыла.
Әлеге бәйге “Мәгариф” журналы һәм “Мәгърифәт” газетасы редакцияләре белән берлектә, 2010/2011 нче уку елында татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның илебез һәм дөнья әдәбиятына керткән гаять зур өлешен искә алып һәм тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә хәбәр иткәнчә, конкурс телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан оештырылды.
Фестиваль Арча шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә иртәнге сәгать унда башлана.

 

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*