ТАТ РУС ENG

Ашытбаш мәктәбе Тукай исемен ала

 9.12.2011


Татарстанда татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында Габдула Тукай исемен бирү хокукына бәйге тәмамланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы комиссия чыгарган карар буенча, бу исем Арча районы Ашытбаш мәктәбенә бирелә. Республика бәйгесенә ун уку йортыннан заявка килгән.
Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның февралендә республиканың татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында Габдула Тукай исемен бирү хокукына бәйге уздыру турында хәбәр иткән иде. Әлеге конкурс, Г.Тукай исемен бирү өчен, туган (татар) телдә белем бирүче гомумбелем бирү учреждениесен ачыклау максатыннан оештырылды.
Бу бәйгедә Татарстанның башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын нәтиҗәле тормышка ашыручы, белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку йортлары катнашты. Конкурска заявка биргән мәктәп-гимназияләр уку йортының соңгы 5 елдагы эшчәнлеге һәм үсешеннән чыгып сайлап алынды. Монда кадрлар белән тәэмин ителеш тә, белем бирү процессының инфраструктурасы да, белем бирү һәм фәнни-методик, инновацион эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге дә, бөтенроссия һәм республика күләмендә танылу да, укытуның һәм тәрбиянең сыйфаты да, әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеге дә исәпкә алынды.

 

tatar-inform.ru

 

Комментарий язарга


*