ТАТ РУС ENG

Атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Тукай музеенда экскурсия үткәрә


2014 елның 17 сентябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, Татарстан һәм Россиянең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Мусин экскурсия уздырачак.

Әдәби музейның «Йолдызлы экскурсия» проекты кысаларында инде алтынчы экскурсия оештырыла. Мәгълүм булганча, айга бер тапкыр музейда күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле оешма вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар – Татарстан йолдызлары экскурсия уздыра.

Музейда берничә «йолдызлы» экскурсия үтте инде. Беренчесен Татарстанның халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла үткәрде. Шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һәм аның «йолдызлы» юлдашы – тәрҗемәче, КФУ укытучысы Фатыйх Котлы экскурсиясе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Скрипкачы, дирижер, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов экскурсиясе дә кызыклы булды.

2014 елның март аенда Халыкара театр көненә багышланган экскурсияне артист, нәфис сүз остасы һәм музейның якын дусты, Г.Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша әзерләде. Музейда шулай ук журналист, «Гаилә һәм мәктәп» газетасы редакторы Гөлүсә Закирова һәм Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсе баш табибы, республиканың атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бәкеров та музей кунакларын Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.

Сентябрьдә проект дәвам итә, бу айдагы “йолдызлы” экскурсия Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән бәйле. Экскурсия барышында Харис Мусин үзенең Тукайга кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклашыр һәм, әлбәттә, Тукай әсәрләреннән үзенә ошаганнарын укыр дип көтелә.

 

Г.Тукай әдәби музее


 

Комментарий язарга


*