ТАТ РУС ENG

Австралия татарлары Тукай кичәләрен оештыра

lkthxjgvgts

Татар телен саклау — гаиләнең төп бурычы, дип саный Австралиядә яшәүче милләттәшебез шагыйрә Суфия Вәлиева. Аның ата-бабалары Апас, Кукмара районнарыннан 1881 елда үк күчеп киткән. Бүген шагыйрә журналистларга Автралиядә яшәүче татарлар турында сөйләде. 

«Әби-бабаларыбыз 16-18 яшьләрендә Татарстанның Апас һәм Кукмара районнарыннан Кытайга күчеп киткәннәр. Балалары чит илдә гореф-гадәтләрне, телне саклап яшәгәннәр. Без аларның өченче буыннары. Гаиләбез Татарстаннан аерылып киткәнгә 150 ел булса да,  үз  телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап килде. Моның өчен әти-әниләребезгә булган рәхмәтебез бик зур. Автралиядә Сабан туе, Тукай кичәләрен үткәрәбез», – дип уртаклашты Суфия Вәлиева.

Татар теле белән беррәттән Суфия апа 8-9 тел белә. Милләттәшебез Австралиядәге татар-башкорт җәмгыятенең әгъзасы, мәдәни чаралар оештыра, китаплар яза.

 

Комментарий язарга


*