ТАТ РУС ENG

Бакуда Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә узды


Бакуның «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте 2013 елның 14 апрелендә Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә, Россиянең Бакудагы вәкилчелеге ярдәме белән татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә уздырды.
Программа кысаларында Тукай шигыйрьләре татар, рус, азербайҗан һәм инглиз телләрендә яңгырады, “Туган тел” фольклор ансамбле шагыйрь сүзләренә җырлар башкарылды.
Шулай ук монда төрле балет бәйгеләре җиңүчеләре Шамил Меняев һәм Мәрьям Гулиева “Шүрәле” балетыннан вальс тәкъдим итте. “Тукайның тормыш юлы” дигән фотокүргәзмә һәм Тукай әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.
Бу көнне “Тукай азербайҗан әдәбиятында” дигән китап тәкъдим ителде. Әлеге китапны Азербайҗан фәннәр академиясе хезмәткәре, фәннәр кандидаты Мәнзәр Гасанова язган, дип хәбәр итте БТК Башкарма комитетына Гөлҗан Мясоутова.

Гөлназ Нигъмәтуллина
tatarile.org


Комментарий язарга


*