ТАТ РУС ENG

Бакуда Тукай китабын тәкъдир иттеләр


Әзербайҗан Республикасының Баку каласында Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция булып узды. 2011 елның 13 декабрендә Бакуның Милли китапханәсендә узган әлеге конференция Әзербайҗанның Мәдәният һәм туризм министрлыгы, ТӨРЕКСОЙның Тукай елы уңаеннан оештырылган чаралар нигезендә оештырылды.

Дөньякүләм әһәмиятле конференциядә  Әзербайҗан Республикасы Мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары Вакиф Алиев та катнашты. Ул ТӨРЕКСОЙның төрки дөньяда данлыклы шәхесләр истәлегенә багышланган чараларның әһәмиятен ассызыклады.

Конференция вакытында татар шагыйре Габдулла Тукайның әзербайҗан теленә тәрҗемә ителгән “Сайланма әсәрләр”ен тәкъдим иттеләр.  Биредәге белгечләр профессор Рамиз Аскеров тәрҗемә иткән яңа хезмәтне югары бәяләде, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Г.Тукайга багышланган чарада Татарстаннан да делегация катнашты. Мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Мәдәният министрлыгының ТӨРЕКСОЙдагы вәкиле Лилия Саттарова, профессор Резидә Ганиева, шагыйрь Гәрәй Рәхим дә Баку халкы белән очрашты.

Конференциядә төрки дөньясының әдәбият галимнәре белән бергә Казан профессоры Резидә Ганиева, шулай ук Г.Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхим дә чыгыш ясады.  Әзербайҗанның Милли академия театры артистлары татар әдибенең әсәрләрен укыды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.


Комментарий язарга


*