ТАТ РУС ENG

Балалар өчен «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе үткәрелә

12-03-24-01

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлап «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итте.

Бәйгедә 10-15 яшьлек укучы балалар һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар да катнаша ала.

Шартлар бик гади. Габдулла Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга. «Гаилә һәм мәктәп» (12+) журналының басма вариантына яки электрон версиясенә 2024 елның беренче яртылыгының март-июнь айларына һәм икенче яртыеллыгына тулысынча язылырга.

Рәсем яки эшләнмәләрне журналга язылу турындагы квитанциянең күчермәсе белән бергә хат яки электрон почта аша редакциягә юлларга кирәк (редакция адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт; электрон почта: gaila-mektep@mail.ru).

Эшләр 2024 елның 5 февраленнән 20 апреленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр жюри әгъзалары тарафыннан «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләре буенча сайлап алыначак. Җиңүчеләрне апрельдә Габдулла Тукайның туган ягы – Арча төбәгендә бүләкләргә планлаштырыла. Аларга Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгедә катнашкан һәркемгә катнашучы Сертификаты биреләчәк.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм шартлары турында тулырак мәгълүмат magarif-uku.ru сайтында.

 

Комментарий язарга


*