ТАТ РУС ENG

Бардада Тукайга һәйкәл ачыла


Пермь ягының Барда районында 2013 елның 29 июнендә IV Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бардада Россия күләмендә татар милли бәйрәмен үткәрүне узган ел Прикамье губернаторы Виктор Басаргин тәкъдим иткән иде.
Төбәк хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм алдыннан, 28 июньдә Барда авылында Чуен тауда Җәмигъ мәчете ачылачак. Хәзерге вакытта аның эчен бизәү эшләре тәмамланып килә. Анда Татарстаннан Факил Гайфетдинов җитәкчелегендәге профессиональ рәссамнар көч куя. Ә 29 июньдә, Сабан туе көнендә, Барда районы хакимияте бинасы каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булачак.
— Ниһаять, шагыйрьнең безнең район белән тугандаш тамырларын һәйкәл аша ныгыта алачакбыз. Мәгълүм булганча, Тукайның бабасы, әнисенең әтисе — Зиннәтулла Әмиров Каҗмакты авылында, ягъни Бардада туып үскән, — дип сөйли Барда районы башлыгы Сергей Ибраев. – Тарихи-мәдәни мирас сакланырга һәм үсәргә тиеш. Безгә үз тамырларыбызны белергә кирәк.
Районда Сабан туена әзерлек бара. Татарстан һәм Башкортстаннан бәйрәмгә 600 гә якын кеше килүе көтелә. Моннан тыш Россиянең 35 субъектыннан барлыгы 500 ләп кунак чакырулы. Шулай итеп, Перьм ягы шәһәр һәм районнары делегацияләре белән берлектә Сабан туенда ике меңгә якын кунак катнашачак.
— Бүгенге көндә Барда районында 26 меңнән артык кеше яши. Бәйрәмгә исә туганнар, балалар кайта. Сабан туе көннәрендә районга 50 меңгә якын кеше кайтырга мөмкин, — дип исәпли Сергей Ибраев.
Сабан туенда татар милли уеннары оештырылачак, концерт мәйданчыклары, халык һөнәрчелеге, милли аш-су ярминкәләре гөрләячәк. Барда һәм күрше районнардан фермерлар үзләренең иң яхшы продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкә кысаларында, “Башлаучы фермер”, “Фермерлар гаиләсе” кебек федераль проектлар тәкъдир ителәчәк. Сабан туе кысаларында, традицион “Прикамье аш-суы” фестивале үтәчәк. Бәйрәм күрке, традиция буенча, — милли көрәш һәм ат чабышлары булачак. Тәүге тапкыр ат чабышлары 500 килограммга кадәр йөк белән уздырылачак.
— Сабан туен оештыруга район бюджетыннан 2 миллион сумга якын акча тотылачак. Бу чара базар икътисады шартларында безнең якларга инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез, — ди Сергей Ибраев.
Билгеле булганча, Бөтенроссия авыл Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россиянең Татар авыллары ассоциациясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче шундый Сабантуй 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында, икенчесе Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында, өченчесе Чиләбе өлкәсенең Кызыл Армия районы Дубровка авылында узган иде.

rg.ru


Комментарий язарга


*