ТАТ РУС ENG

Бәйгегә эшләр кабул ителә

WhatsApp Image 2020-03-17 at 15.02.24

«Гаилә һәм мәктәп» журналы уздыручы «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе укучыларыбыз арасында иң яратып кабул ителгәне дисәк тә ялгышмабыз. Бүген редакциябезгә Кукмара районы Аш-Буҗи мәктәбе укучысы Камил Корбановның эше килеп иреште. Искиткеч сәнгать әсәре килеп чыккан бит, Камил! Афәрин!

Тукай белән безнең буынны гасыр аерып торса да, аралар бер дә ерагаймый. Менә шундый бәйгеләр аша, балаларның бөек шагыйребезнең иҗатын өйрәнүе аша бүген дә яши Тукай.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә өр-яңа идеяләрегезне тормышка ашырып, оригиналь рәсем һәм эшләнмәләрегезне безгә юллагыз! Тукай әкиятләре дөньясына бергәләп сәяхәт итик.

Комментарий язарга


*