Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан «Без — Тукай оныклары» лагерендә ял итүче балалар белән очраштык. Очрашу барышында балалар милли редакцияләр эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук алар журналист һөнәре турында яңа мәгълүматлар алды. Матбугат конференциясе оештырып, бер-берләреннән интервьюлар алып, балалар әлеге һөнәрнең кызыклы һәм авыр якларына төшенде. Шундый кызыклы һәм җылы очрашудан соң, күпчелек балалар үзләренең үскәч журналист буласылары килүе турында белдерде.
Хәзерге вакытта «Без — Тукай оныклары» лагеренең икенче сменасы үтә. Анда 200ләп бала ял итә. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Приморье өлкәсе, Башкортстан, Киров өлкәсе, Мари Иленнән килүчеләр дә бар. Биредә балалар 7 көн дәвамында рәхәтләнеп ял итә: яңа дуслар таба, яшьтәшләре белән аралаша, танылган шәхесләр белән очраша, гомумән, вакытларын бик күңелле һәм файдалы үткәрә.