ТАТ РУС ENG

Гүзәл Төхвәтова: «Без – Тукайлы халык»

12

Тукай туган айны милләттәшләребез аеруча көтеп ала, апрельдә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда табигатьтәге кебек үзенә хас язгы җанлану сизелә. Узган гасырның сиксәненче елларында ачылган Тукай йортына мәктәп укучылары, илнең, дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристлар агымы исә язгы ташу вакытын хәтерләтә. Музейдан Бөек Тукай рухы, ул яшәгән чор сулышы бөркелеп тора. Биредә Бөек шагыйрьнең чордашы, күренекле рәссам һәм сынчы, Тукай бүләге иясе Бакый Урманченың Татарстан Милли музее фондында саклана торган ядкярләреннән күргәзмә оештырылу нур өстенә нур өсти.

Рәссам үзенең иҗатында Тукай мотивларына зур урын биргәнлеген беләбез. Аның оста кулы «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек халыкта танылу алган әсәрләрен рәсемнәре белән бизи. Музейның күргәзмәләр залына куелган ак мәрмәрдән ясалган Тукай бюстын да Бакый ага Урманче җан җылысын салып иҗат иткәнлеге сизелеп тора, ул экскурсиягә килүчеләрне шундук үзенә җәлеп итә.

20220315-IMG_3084

– Әдәби музей залларында Тукай һәм аның замандашлары турында бай материал тупланган. Биредә яңа буын Тукайлы милләттәшләребез – туристлар өчен төрле кызыклы чаралар оештыру күркәм традициягә әверелде, – ди әлеге тарихи йортның хуҗабикәсе, филология фәннәре кандидаты Гүзәл ханым Төхвәтова. – Бөек әдип иҗаты, тормыш юлы белән бәйле меңгә якын экспонат бар. Аның күпчелеге бездә, өлешчә Татарстан Милли музее фондында саклана һәм кирәк чакта биредә куела, Бакый Урманче күргәзмәсе дә шулай.
«Туган тел…» шигыре белән миллионлаган милләттәшләребезнең һәм башка халыкларның күңелен яулаган Тукай һәм чордашлары образын иҗат итүгә төрле буын рәссамнары, сынчылары алына һәм аларның иҗат җимешләрен дә биредә күрергә мөмкин. Әдипнең әлегәчә сакланып калган шәхси әйберләрен кул белән тотып карау, үз күзләрең аша үткәрү теләге музей залларына тартып кертә. Шагыйрь булгач, аның иҗат дусты – «тылсымлы каләмен», мөселман буларак, фотосында тасвирланган кәләпүшен, аның кыска тормыш юлында калдырган үлемсез иҗат үрнәкләрен һәм, мәңгелеккә китеп барышлый, замандашлары соравы буенча, йөзеннән төшереп алынган гипс битлекне дә күрәсе килә. Һәм әлеге уникаль экспонатларны бары биредә очратырга мөмкин. Габдулла Тукай һәм ул яшәгән чор, ул аралашкан шәхесләр белән бәйле әйберләр дә бүгенге көн кешесендә зур кызыксыну уята, узган гасыр мохитенә сәяхәт кылдыра.

– Тукай иҗаты, аның тормыш юлы белән бәйле истәлекләрне саклап киләсе буыннарга җиткерү – төп бурычларның берсе, – дип дәвам итте Гүзәл Фәрдин кызы. – Бу юнәлештә без дә галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә даими эш алып барабыз. Музейханәгә яңа экспонатлар килеп керсә, моңа бик тә шатланып, аны экскурсия кылучылар белән уртаклашырга ашыгабыз. Тукай фәне барлыгы хакында белмәгән милләттәшебез сирәктер, чынлыкта әдип иҗатын өйрәнү аның вафатыннан соң ук башлана. Әгәр «Габдулла Тукай мәҗмугаи асәре»н алсак, без Җамал Вәлиди мәкаләсендә әдип иҗатының аерым чорларга бүлеп каралуын күрербез. Вакытлар узу белән Тукай иҗаты, аның тормыш юлы белән кызыксыну арта бара, аерым китаплары, җыентыклары басылып чыга. Тукайчы-галимнәр буыны барлыкка килә, Галимҗан Нигъмәти, Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Резеда Ганиева, Нил Юзиев, Тәлгат Галиуллин, Зөфәр Рәмиев, берничә ел әлеге музейны җитәкләгән язучы һәм галим Фәрит Яхин шундыйларның берничәсе генә әле.

20220315-IMG_3088

– XXI гасырда фән өлкәсенә килергә теләүче яшь галимнәр азайды кебек, дип кызыксынам.

– Галимнәр даирәсендә дә шундый фикерләр бар, монысы хак, Тукай иҗатын өйрәнүгә алыну зур ихтыяр көче сорый, күрәсең заман яшьләре арасында андый затлар сирәктер. Ул чордагы алфавит гарәп графикасына нигезләнгән, димәк, галимнән бу яктан да әзерлекле булу сорала. Бәлки, Тукайны бөтен яктан ачылып беткән шагыйрь буларак кабул итүчеләр дә бардыр. Чынлыкта, бу өлкәдә башкарасы эшләр шактый әле, Тукай – һич саекмас илһам чыганагы ул. Халкыбызның Бөек улы һәм аның бай иҗади мирасы белән балалар күңелендә ихлас кызыксындыру уяткан очракта, киләчәктә галимнәр сафы да артыр дигән өмет тә яши, – ди ул.

Музейханәгә килеп кергәч, Тукай әкиятләре үзләре дә җанланадыр сыман, бусагадан ук каршы алучы «Шүрәле»се, «Сарык белән Кәҗә»се дисеңме, алар булганда, биредәге хезмәткәрләргә хәтта эш калмыйдыр сыман. Әмма бу беренче карашка шулай, әкият геройларын җанландыруны, музейның көндәлек, еллар буена сузылган күпкырлы эшчәнлеген нәкъ биредәге хезмәткәрләр башкара. Алар экскурсияләр, конференцияләр уздыра, күргәзмәләр оештыра, фәнни-тикшеренү юнәлешендәге мәкаләләр язарга да өлгерәләр. Тукай әсәрләрендәге персонажлар булып киенеп, балаларны каршы алучы, музей һәм чорлар аша сәфәр кылдыручылар да әлеге хезмәткәрләр булыр. Шуңа да экскурсиягә килүчеләрдән: «Биредәге кебек «Шүрәле» «Мыраубикә» бәйрәмнәре беркайда юк», «Тукай иҗаты белән мәктәптә дә бу кадәр үтемле итеп аңлатканнары булмады», «Музейга киләсе генә килеп тора» дигән фикерләр ишетү гаҗәп түгел.

– Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройларны һәркем үзенчә кабул итә, – ди Гүзәл ханым Төхвәтова. – Берәүләргә Шүрәле –урман сакчысы, икенчеләренә бармагын ярыкка тыккач кысыласын да аңламаган, куркынычсызлык кагыйдәсен белмәгән башсыз сарык. Еллар узган саен, олыгая барган чорда да без Тукай тудырган геройларга карап сокланабыз, аңардан гыйбрәт алабыз. Алар барында Тукайның әдәби музеена да эзләр суынмас, Бөек әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән кызыксыну кимемәс, яңа буын иҗатчылар калкып чыгар.

Альберт САБИР
Юлия Калинина фотолары

Комментарий язарга


*