ТАТ РУС ENG

Бохара мәдрәсәсенә – Татарстаннан бүләк

Фото: Флюра АбдуллинаФото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге борынгы Мир араб мәдрәсәсе мөгаллименә татар мәгърифәтчеләре һәм әдипләре Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Габдулла Тукай (1886-1913), Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) (1859-1921), Миргазиз Укмасый (1884–1948) портретларын тапшырган. Алар – Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева ясаган һәм үз имзасын куйган портретларның күчермәсе.

Мәгълүм булганча, күп кенә татар дин әһелләре Бохарада белем алган. Мир араб мәдрәсәсе бүген дә эшли.

Флюра Абдуллина белән Бохарага Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина һәм районның Үзәк китапханәсе бүлек мөдире Алсу Низамова да барган. Алар Габдулла Тукай һәм башка шәхесләрнең Гөлсем Хаҗиева тарафыннан иҗат ителгән портретларын, танылган татар шагыйренең һәм башка язучыларның китапларын Бохараның татар-башкорт милли-мәдәни оешмасына да бүләк иткән. Әлеге сәфәр Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева ярдәме белән оештырылган.

 

20.12.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*