ТАТ РУС ENG

Чаллы кешесе карандаш очында Габдулла Тукай сынын ясаган

Фото: Челны-ТВФото: Челны-ТВ

Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Рафаил Сәйфетдинов карандаш очында татар шагыйре Габдулла Тукай сынын ясаган.

Рафаил әфәнде ел ярымнар элек карандаш грифелендә (аның калынлыгы 6 миллиметрны тәшкил итә) миниатюр сыннар ясау белән мавыга башлаган. Бүген коллекциясендә 25ләп шундый миниатюра бар. Алар арасында – Сөембикә ханбикә, Виктор Цой, Брюс Ли, Александр Розенбаум кебек шәхесләр, «КамАз» йөк машинасы һәм башка сыннарны күрергә мөмкин, дип хәбәр итә tvchelny.ru.

Оста бу хезмәтләрен халык игътибарына күргәзмәдә тәкъдим итәргә теләвен әйтә.

Комментарий язарга


*