ТАТ РУС ENG

Чаллының Тукай яр буен төзекләндерү дәвам итәчәк


Татарстанның Чаллы шәһәрендәге Тукай исемен йөрткән яр буен төзекләндерү эшләренә 2013 елда инвесторлар 20 миллион сум акча бүлеп биргән булган, ел азагына кадәр аның 16 миллионы үзләштерелгән – бу акчаларга тротуарлар һәм велосипед юллары салынган, Мәләкәс елгасы янындагы пляж чистартылган. 2014 елда да эшләр дәвам итәчәк. Яр буенда Габдулла Тукай әкиятләре геройларын сурәтләгән сыннар урнаштыралачак дип вәгъдә ителә, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru.  


Комментарий язарга


*