ТАТ РУС ENG

Чиләбедә Шүрәле шәүләсен күрсәттеләр


2014 елның ноябрендә Чиләбе шәһәренең “Кировец” кино-театр берләшмәсе яңа иҗади эш – “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән күләгәләр спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Татар шагыйре Габдулла Тукайның танылган “Шүрәле” поэмасы буенча әлеге спектакльне “Скарабей” комлы нәкыш һәм күләгәләр театры куйды. Ул татар һәм рус телләрендә күрсәтелә, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы.


Комментарий язарга


*